Выкуп невесты татарча сценарий

Выкуп невесты татарча сценарий

Сценарий для выкупа невесты

guzelechka22 мәкаләсенә таянып язылды.

Кереш сүз

Кадерле кунак көтәбез

Егет килә елмаеп

Ике йөрәк бергә тибә

– Кияу, нигә килдең?

– Килүен килгәнсең… Ә менә мин әзерләгән сынаулар аша үтә алырсың микән? Әйдә карап карыйк эле. …

1 сынау. «Лента»

Капка (яки ишек) лента белән бәйләп куелган. Кияүгә капка аша үтәр өчен шул лентаны өзәргә кирәк. Алып баручы төрле шартлар куярга мөмкин. Мәсәлән, өзмичә, кисмичә үтәргә (яндырып). Яки лентаны кисү өчен кайчыны бию-җыр кебек җәзага сату.

Йөгереп кереп китәр өчен

Безнең ишегебез тар.

Хәзинәләрдән дә кыйбат

Безнен кәләшебез бар!

– Әйдә әле, кияу, тимичә, кисмичә, кагылмыйча, өзмичә үт әле ишек бавын!

Кияү лентаны яндырып өзеп үтә

2 сынау. Ромашка

Кияү каршына кәгазьдән беркетелеп ясалган ромашка чәчәген чыгаралар. Һәрбер таҗында бер бирем. Кияү шул таҗларны җыртып алып биремнәрне үтәргә тиеш. Үтәлмәгән биремнәр җәзалана.

Безнең килен бик уңган!

Ә кияу уңган микән?!

– Хәзерге бирем шундый: кыскартуларны озынайтып бир, белик әле, хужалыкта кәләшкә ничек булышырсын микән? Шуны онытма: hәр дөрес җавап сине сөйгәнеңә якынайта!

1. С.-с. ю. савыт-саба юарга

2. К. ю. кер юарга

3. Ч. т. чүп түгәргә

4. К. б. кибеткә барырга

5. Б.т. бала тәрбияләргә

6. А. э. акча эшләргә

7. Уҗ. җ. урын-җирне җыярга

3 сынау. Адымнар.

Җиргә адымнар ясалган. Һәрбер адым эзе саен кияү я биергә, я җырларга, я шигырь сөйләргә тиеш. Шулай ук адымнар кәгазьдән ясалып, аларның һәрберсенә саннар (яки башка биремнәр) язылган булырга мөмкин. Кияү һәрбер санның нәрсә аңлатканын белергә тиеш (туган көн, аяк үлчәве һ.б.)

– Ярый, булдырдың! Афәрин. Ә менә кәләшеңнең кәефен күтәрә беләсең микән? Бу адымнар җырлы-биюле адымнар. Алардан җырлап яки биеп кенә атларга кирәк.

Кияү дус егетләре белән бергәләп һәр адым саен җырлап-биеп үтә.

4 сынау. Кадерле табак.

Сынау-шаярту. Кияү каршына табак китереп куялар. Кияү табакка кәләш өчен иң кадерле әйберне салырга тиеш. Кияү башта ук табакка үзе кереп басмаса, кәләшнең ниләр яратканы ачыклана да инде. Кияүнең башын бутар өчен табакка басып була икән дигән уй тууга каршылык күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, зәвыклы табакны бер-ике кыз күтәреп торырга мөмкин.

– Кияү! Син бу табакка кәләш өчен иң кадерле әйберне салырга тиешсең.

Читайте также:  Как называют человека который сватает людей

Кияү табакка үзе кереп баса.

5 сынау. Тылсымлы ишек.

Ишек аша үтү. Ишек «тылсымлы», «бикле», «сакчылы» һ.б. булырга мөмкин. Тылсымлы ишекне тылсымлы сүз белән, бикле ишекне ачкычын табып, сакчылы ишекне сакчыларның биремнәрен үтәп керергә кирәк. Сакчылар ролендә, гадәттә, кәләшнең бертуганнары тора.

– Тылсымлы ишекне ачыр өчен нәрсә эшләргә кирәк әле кияү? Тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк?

Кияү «Мин сине яратам!» дип кычкыра.

6 сынау. Кәләшеңне таны

Кияү бу биремдә башкалары арасыннан үз кәләшен танырга тиеш. Биремнәр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, бер ватман битендә берничә ирен эзе, балачак фотолары, аяк киемнәре һ.б.

Болай гына булмый әле!

Тагын бер сынау бирик-

Бу рәсемнәр арасыннан

Кәләшне эзләп табыйк!

Кияү кечкенә бала фотолары арасыннан дөресен эзләп таба.

7 сынау. Сатып алу.

Берничә тартмада аяк киемнәр. Кияү, кәләшенең аяк киемен тапканчы, тартмаларны сатып ала.

– Кара әле, кәләшнең нәрсәседер юк бит! Менә тартмалар арасыннан табып ал әле шуны. Тик тартмалар бушлай ачылмый.

Кияү аяк киеме сатып ала.

8 сынау. Кәләшне эзләү

Кияү өйгә кергәч, кәләшнең кайсы бүлмәдә икәнен әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, барып коча, җәзалар шуның белән тәмамлана. Ялгышса, җәза бирелә һәм эзләү дәвам итә.

9 сынау. Кәләшеңне үп

Кәләш урындыкта басып тора. Кияү аяк киемен идәннән аермыйча кәләшен үбеп алырга тиеш. Кәләш урынына өй ишеге өстенә эленгән фотосүрәтне дә кулланырга мөмкин – шартлары шул ук. Кияү аяк киемнәрен салып кәләшне (яки фотосүрәтне) үбеп ала. Буе җитмәгән очракта дус егетләре күтәреп тора.

– Төрле киртәләрне жиңә алдың! Ә хәзер соңгы сынау – аяк киемеңне идәннән аермыйча, сөйгәнеңне үбеп ал.

ЗАГСка барыр алдыннан кияү кәләшне алырга бара. Ә анда аны төрле сынаулар көтә. Гадәттә, сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.

Читайте также:  Как прикрепить бутоньерку к пиджаку

Шаян кызлар: Исәнмесез-саумысыз! Нишләп йөрисез безнең якларда?
Кияү: Мин үземнең сөйгәнем янына килдем.
Алып баручы: Шулай мени?! Алай булгач, сөйгәнең янына керергә ашыга торгансыңдыр. Ләкин әле монда сине төрле сынаулар көтә. (капка янына алып килә)

"Ишек бавы бер тәңкә,
Безнең апа мең тәңкә.
Ашыкмый тор, кияу абый,
Балалар кулы чыңлап торсын!
Туйларыгыз шаулап барсын"

(Кияү егет ишек алдындагы балаларга чыңлаучы тәңкәләр ата.)

1 сынау:

Бу дөньда телләр бик күп,
Белмибез кайсысын гына.
Ә син кияү балакай,
Хисләреңне 4 телдә әйтеп кара.

(Кияү кычкырып “Мин сине яратам” дип 4 төрле телдә әйтергә тиеш)

2 сынау:

Менә ничек ярата икән үзенең мәхәббәтен. Афәрин. Ә хәзер кәләшнең исемендәге һәр хәреф саен кияү җырларга тиеш!
(Ишеккә зур итеп кәләшнең исеме язылган. Һәр хәрефкә берәр җыр җырларга кирәк. Ә җырның сүзләре шул хәрефтән башланырга тиеш).

Статья "Подарки на никах. Кто, кому, что дарит"

3 сынау:

Ишеккә төрле саннар язылган йөрәкләр беркетелә. Һәр йөрәк саен берәр сан-дата. Ләкин алар гади генә саннар түгел. Егет аларны белергә тиеш.
Мәсәлән:
14 – никахлашкан көн;
2 – кәләшнең туган көне;
37 – кәләшнең аяк киеме размеры һ.б.

Кызлар бик күп бу дөньяда,
Кадерлесе бер генә.
Кайсы ирен аныкы дип,
Кияү баш ватсын, менә!

(ишеккә беркетеләгән ватманда помада белән үпкән иреннәр. Ләкин шулар арасында кәләшнең дә иреннәре бар. Кияү шулар арасыннан сөйгәненең иреннәрен табырга тиеш. Әгәр хата ясаса – штраф түләнә).

Бу алма гади түгел,
Буш шырпы саен бер сүз.
Кияүнең 15 шәп сыйфатын,
Шаһиты әйтергә әзер.

(Кияүнең шаһитына шырпылар кадалган алма бирәләр. Һәр шырпыны тартып чыгарган саен, кияүнең яхшы сыйфатларын әйтергә тиеш).

6 сынау:

Ишек бавы бер алтын
Безнең апа мең алтын.

(кызлар кияүгә һәм аның дусларына катык тутырылган өч стакан бирә. Алар шуның кайсысында йортның ачкычы барлыгын әйтергә тиешләр. Шуннан соң сайлап алган стакандагы катыкны эчеп, ачкычны алырга тиеш булалар)

Читайте также:  Видеосъемка на свадьбу новосибирск

Өзмәскә, кисмәскә
Теләсә ничек керергә.

(Ишеккә үрмәкүч пәрәвезедәй җепләр үрелгән. Кияү аны өзмәскә дә, кисмәскә дә тиеш. Ә керер өчен яндырырга гына кирәк. Әгәр кияү белсә кәләш янына керә. Ә инде белмәсә штраф түли).

Алып баручы:
Кияү балакай! Бик уңган-булган икәнсең. Сынауларны узып чыктың. Инде иң зур бүләкне тапшырырга да без әзер.

Котлы булсын туегыз,
Якты булсын уегыз.
Тазалык-бәхет телибез,
Кыз өенә рәхим итегез!

Выкуп невесты сценарий на татарском языке

Туй өчен кыз алу сценарие

Кереш сүз

Кадерле кунак көтәбез

Егет килә елмаеп

Ике йөрәк бергә тибә

– Кияу, нигә килдең?

– Килүен килгәнсең… Ә менә мин әзерләгән сынаулар аша үтә алырсың микән? Әйдә карап карыйк эле. … Читать далее →

Выкуп невесты сценарии на татарском

Кыз алу йоласы сценарие

Халкыбызда кыз алырга килү йоласы бик тә популяр. Елдан-ел кияү өчен сынауларның төрләре артканнан-арта бара. Сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.

Шаһит: Уң аягың белән атла,

Тормышың да уң булсын.

Кыз алырга килгәнсең икән,

Кесәңдә акча чыңлап торсын.

Йөгереп кереп китәр өчен

Безнең ишегебез тар.

Хәзинәләрдән дә кыйбат,

Җиләктәй апабыз бар! Читать далее →

Выкуп невесты сценарий на татарском языке

Кыз алу сценарие

ЗАГСка барыр алдыннан кияү кәләшне алырга бара. Ә анда аны төрле сынаулар көтә. Гадәттә, сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.

Шаян кызлар: Исәнмесез-саумысыз! Нишләп йөрисез безнең якларда? Кияү: Мин үземнең сөйгәнем янына килдем… Алып баручы: Шулай мени?! Алай булгач, сөйгәнең янына керергә ашыга торгансыңдыр… Ләкин әле монда сине төрле сынаулар көтә. (капка янына алып килә)

“Ишек бавы бер тәңкә, Безнең апа мең тәңкә. Ашыкмый тор, кияу абый, Балалар кулы чыңлап торсын! Туйларыгыз шаулап барсын” Читать далее →

Ссылка на основную публикацию
Выкуп невесты бесплатно видео
Выкуп невесты — это древняя свадебная традиция, в настоящее время ставшая веселым развлечением для гостей. Главная задача такого выкупа —...
Второй тост за родителей
За родителей я бокал поднимаю,Им всем здоровья я пожелаю,Они дали жизнь, воспитали любя,Без них бы пустой была жизнь у меня....
Вторые роды через год после первых
Вчера мы начали вести разговор о вторых родах и их течении по сравнению с первыми. Для многих женщин вторые роды...
Выкуп невесты в медицинском стиле сценарий смешной
Выкуп невесты в медицинском стиле никого не оставит равнодушным. Этот интересный спектакль состоит из нескольких сцен, в которых главные действующие...
Adblock detector